Шәһри Казан

Ковидка каршы "ЭпиВакКорона" вакцинасын өлкән яшьтәге пациентлар өчен кулланырга рөхсәт иттеләр

"ЭпиВакКорона" вакцинасын 60 яшьтән өлкәнрәк һәм олы яшьтәге россиялеләргә кулланырга рөхсәт иттеләр. Бу хакта Роспотребнадзор хәбәрендә әйтелгән.

"Өлкән яшьтәге пациентлар өчен әлеге препаратның иминлеген, куркынычсызлыгын күрсәткән тикшеренүләр нәтиҗәсендә, "ЭпиВакКорона" вакцинасы 60 яшьтән өлкәнрәк затлар арасында куллануга рөхсәт алды", - диелә ведомство хисабында.

Татарстанда узган тәүлек эчендә коронавирус белән чирләп китүнең 51 яңа очрагы теркәлгән, шуларның берсе әлеге чирне читтә булганда, йоктырып кайткан. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Реклама

25 кешене хастаханәгә салынган, ә калганнарын өйдә генә дәвалана. Иң күп авыручылар Казанда - монда COVID-19 23 кеше әлеге чирне йоктырган. Яр Чаллыда 11 очрак теркәлгән, Әлмәт һәм Минзәлә районнарында - 2шәр, Нурлат районында - 5әр, бер очрак - Бөгелмә, Югары Ослан, Алабуга, Менделеевск, Түбән Кама, Питрәч, Балык Бистәсе һәм Тукай районнарында.
Яшь төркемнәре буенча иң күп авыручылар -30 дан 50 яшькә кадәргеләр арасында, 15 кеше.

5 мартка булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда пандемия башыннан бирле 18 235 очрак теркәлгән. Бөтен вакыт эчендә 14 937 кеше савыккан, шул исәптән узган тәүлектә 95 кеше.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: