Шәһри Казан

Күпләрне берләштергән йөгереш белән велойөгерештә катнашучылар саны арткан

Шәһәр утларына күмелеп, алсу таңга таба чабу – әлеге гадәти булмаган һәм халык күңеленә хуш килгән “Төнге Казан” йөгерешендә моңарчы да катнашучылар күп була иде. Профессионаллар һәм һәвәскәрләрне берләштергән бу чарага исә быел башка елларга караганда тагын да күбрәк йөгерешче җыелды.

Йөгерешчеләрнең яше мөһим түгел, таләпләр дә катгый куелмаган – башкаланың төнге утлары астында аның матурлыгына сокланып чап та, үзеңә рәхәтлек ал. Оештыручылар әйтүенчә, чараның төп максаты – аны мавыктыргыч, кызыклы итү. Быел 1, 5, 10 чакрымга йөгереп, үзләренең көчен сынап карарга теләүчеләр саны 3 меңгә җиткән – бу планлаштырылганнан күпкә артык һәм төнге йөгерешнең Казанда популярлаша баруын тагын бер кат исбатлый.

Йөгерештән өлкәннәр генә түгел, ә балалар да читтә калмады – өч яшьтән алып ун яшькәчә булган яшь йөгерешчеләр өчен старт иртәрәк бирелгән иде. Ә өлкәннәр арасында исә, алда әйтелгәнчә, профессионал спортчылардан тыш, төрле өлкәләрдә хезмәт куючыларны очратырга була биредә: эшчеләр, укытучылар, студентлар, хуҗабикәләр, депутатлар... Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да әлеге йөгерештә катнашкан. Ун чакрымны йөгереп узган мөфти май аенда гына узган марафонда катнашып, 42,2 чакрым дистанцияне дә үткән иде.

Җиңел атлетика стартларыннан тыш, бу төнне велойөгерешчеләр дә төнге маршрут буенча узды, һәр ике төркем бер-берсенә комачауламыйча, яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.

Реклама

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм аңа тартылудан тыш, бу чара – гаилә белән бергәләп ял итү мөмкинлеге дә. Шул ук вакытта ул башкаланы икенче яктан ачарга ярдәм итә, спортның ни дәрәҗәдә үсеш алганын исбатлый, димәк, юкка гына спорт башкаласы дип аталмый инде ул.

 

Фото: Татар-информ

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: