Шәһри Казан

Кремльдә Конституциягә төзәтмәләр коронавирус аркасында искермәде, дип белдерделәр

 Кремльдә коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә Конституциягә өстәмә төзәтмәләр кертү кирәклеген күрмиләр, дип белдерде журналистларга РФ президенты матбугат сәркатибе Дмитрий Песков. Бу хакта www.interfax.ru сайты яза.

РФ Конституциясенә тәкъдим ителгән төзәтмәләрне пандемия вакытында искергән дип уйламыйсызмы, дигән сорауга Песков: "Юк, санамыйбыз", - диде. Коронавирус таралу вакытында җәмгыятьтә үзгәрешләргә бәйле рәвештә ниндидер яңа таләпләр өлгерә алганмы, дип шәрехләү үтенеченә, президент матбугат сәркатибе болай диде: "Җәмгыять - куркыныч структура түгел. Җәмгыять ул тере организм", - диде ул.

Реклама

"Җәмгыятьтә даими рәвештә яңа сораулар туа, алар, әлбәттә, барысы да игътибарга лаек. Бу җәмгыять тормышында абсолют нормаль процесс", - дип белдерде президентның матбугат сәркатибе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: