Шәһри Казан

Кәрим Тинчурин театрында Яңа ел тамашалары башланды

20 декабрьдә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында традицион Яңа ел тамашалары башланып китте. Башта театр фойесында урнаштырылган купшы чыршы тирәсендә интермедия оештырылды.

Бу өлештә балалар Кар патшабикәсе, Кара ханбикә, Фиксик Симка, Татар малае һәм башка  әкият, мультфильм геройлары белән бергәләп төрле кызыклы уеннар уйнады, җырлады, биеде. Әлбәттә, бәйрәм Яңа елның төп сәбәпчеләре – Кыш Бабай һәм Кар Кызыннан башка гына уза алмый. Шуңа бәйрәмдә сабыйларга аларны күрү бәхете дә тәтеде.

Соңрак нәни дусларыбызга Шамил Фәрхетдинов, Рәшид Заһидуллин  әсәре буенча куелган «Нәрсә соң ул Яңа ел?» әкияте күрсәтелде. Спектакльнең режиссеры – Рәшид Заһидуллин. Яңа ел көнне абыйлы-сеңелле Рөстәм белән Айсылу өйдә ялгызы гына калалар. Рөстәм, аңын компьютер шаукымы томалаган күп кенә замандашлары төсле, Кыш бабай белән Кар кызы  барлыгына  ышанмый. Айсылу исә, киресенчә, җирдә тылсым, могҗиза булуына чын-чынлап ышана һәм Кыш бабай килүен сабыйларча түземсезлек белән көтә. Әмма Кыш бабайга кадәр өйдә, иске авыл сандыгыннан,  Шым-шым атлы нәни бичура пәйда була... Бик күп тылсым, юмор һәм төрле могҗиза белән сугарылган әлеге әкият нәниләргә серле Яңа ел бәйрәменең асылын ныграк аңларга ярдәм итә.

Реклама

Исегезгә төшерәбез: Тинчурин театрында Яңа ел тамашалары киләсе елның 6 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Балаларга шулай ук тылсымлы маҗараларга бай «Али Баба һәм өч карак», «Шүрәле-online» әкиятләре дә тәкъдим ителәчәк. Спектакльләр рус теленә синхрон тәрҗемә белән тәэмин ителгән, дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.
    

 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 16 января 2018 в 18:39
    Илфак Шиһапов истәлегенә
  • Эт елында этләр җигеп... (Горки-Әмәт урман паркыннан фоторепортаж)
  • Казанда Үзәк чыршы ачылды
  • Пенсия фонды үтеп баручы елга йомгак ясады
  • Черек күлдә шугалак ачылды
  • Президент чыршысыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Чаңгылы якшәмбе
  • Казанның Аккош күлендә күңелле ял
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 21.12.2017
  • Үсте чыршыбыз урманда...
  • Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар фестивале
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 19 января 2018 в 14:32
    Балалар бакчасына түләү күпмегә арта?
    Быел 1 гыйнвардан балалар бакчасына түләү бәяләре артты. Былтыргы белән чагыштырганда (2017 елда түләүләр сигез процентка арткан иде) әллә ни күпкә түгел, дүрт процентка гына. Бу уртача 120 сум дигән сүз.
    83
    0
    1
  • 12 января 2018 в 11:37
    Татарстанда яшь ананы вәхшиләрчә үтерүдә гаепләнүче кулга алынган Түбән Камада чаңгы шуучы 29 яшьлек хатын-кызны үтерүдә шикләнелүче тоткарланган, дип хәбәр итә ТР Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.
    324
    0
    0
  • 12 января 2018 в 14:42
    Эт елында этләнеп яшик?! Раштуада шәмнәр яндырып көзге алдында утырмасаң да, яңа гына башланып киткән елны фаразлавы кыен түгел. Чираттагы Кыш бабайны көткәндә, сайлаучылар алдында мескен күренергә тырышкан депутат кебек, салават күперебез дә аклы-каралы гына иде димәбез, иншалла, әмма чынбарлыгыбыз бөтенләй үк аллы-гөлле дә түгел.
    213
    0
    0
  • 12 января 2018 в 12:31
    Узган ел бәхетле булганбыз Яңа елга аяк басканда, узганына нәтиҗәләр ясау гадәте бар: бәяләр ни рәвешле уйнаган, без нихәтле яхшы яши башлаганбыз, тормыш дәрәҗәбез кай тирәдә икәнен чамалап тору кызык бит.
    108
    0
    0