Шәһри Казан

Көрәшче Хәбиб Нурмагомед гаиләсендә зур югалту

Данлыклы көрәшче, дөнья чемпионы Хәбиб Нурмагомедовның әтисе, тренер Габделмәннап вафат. 57 яшьлек тренер бик озак коронавирустан дәваланган, аннан соң аның йөрәгенә операция ясалган.

Нурмагомедовлар гаиләсендә зур югалту турында Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров хәбәр иткән. “Бөтен чечен халкы исеменнән Габделмәннап Нурмагомедов гаиләсенең кайгысын уртаклашам. Ул үзеннән соң якты эз калдырып, лаеклы алмаш үстереп китте”, - дип язган Чечня башлыгы Telegram-каналында.

Реклама

Күптән түгел генә Хәбиб әтисенең хәле яхшыруы турында хәбәр иткән булган. Шимбә көнгә көрәшченең матбугат конференциясе дә билгеләнгән – әтисенең хәле авыр булганда ул мондый чараларда катнашып йөрмәс иде. Бер атна элек, реанимациядә булуына карамастан, әтисенең хәле яхшы булган. “Коронавирус инде артта калды, әмма ул бөерләр белән йөрәккә тәэсир итте. Ул мине таный, әмма сөйләшү юк, чөнки аппаратка тоташтырылган. Мине һәркөнне ярты сәгатькә аның янына кертәләр”, - дип сөйләгән булган танылган көрәшче. Коронавирус белән Хәбиб үзе дә, бик күп туганары да авырып алган булган.

Соңгы елларда әтисе аның тренеры булмаган, әмма ул Хәбибнең тормышында төп урынны алып торучы кешеләрнең берсе. Спорттагы җиңүләре белән ул әтисенә бурычлы. Улына өч яшь булганда Габделмәннап Нурмагомедов аңа көрәш алымнарын өйрәтә башлаган. Ул Хәбиб дзюдо буенча Олимпия чемпионы булыр дип хыялланган, әмма улы катнаш көрәшне сайлаган. Аңа АКШка керү тыелганчыга хәтле ул һәрчак улы янәшәсендә булган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: