Шәһри Казан

Куертылган сөт ясау ЫСУЛЫ

Аның өчен 3 литр сөт, 1 кг шикәр комы, 1 бал кашыгы сода белән сүндерелгән 1 аш кашыгы аш серкәсе кирәк.

Реклама

Сөтне кайнатырга куям, кайнап чыккач, шикәр комы салам, аннары сүндерелгән сода белән аш серкәсен салып кайнатам. Сүрән утта ике сәгатьләп кайный. Озаграк кайнаса, төсе үзгәрә, караңгырак төс ала.

Исмегөл Зәйнуллина, Саба, Иләбәр

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: