Шәһри Казан

Кунакка килеп, 9 айлык баланы үтергән

Казанның «Салават күпере» торак комплексында бер ир-ат тугыз айлык баланы кыйнап үтергән. Хокук сагындагыларга бу хакта 6 август төнендә хәбәр ителә. Шикле ир-атны тоткарлаганнар, кулга алганнар.

Тарстанның Тикшерү комитеты мәгълүматларына караганда, Олег Елизаров ул көнне «Салават күпере» торак комплексында яшәүче таныш хатын янына кунакка килгән була. Хатын кечкенә сабыен аңа калдырып кибеткә чыгып китә. Бала елый, көйсезләнә башлагач, Олег аны «кыйнап тынычландыра». Әни кеше баласының башында җәрәхәтләр барлыгын күрсә дә, табиб чакыртмый, танышы белән кәеф-сафа корып утыруын дәвам итә.

Реклама

Баланың суламавын беренче булып Олег абайлап ала, тиз арада фаҗига булган урыннан кача. Хатын исә полициягә мөрәҗәгать итә. Кызганыч, табиблар баланың гомерен саклап кала алмый, ул кыйналганнан соң, башына зыян килү аркасында вафат була.

Елизаровның фотосы социаль челтәрләрдә дә таралган иде. Аны полиция эзләде. Хокук сакчылары аның эзенә тиз төшкәннәр – 48 яшьлек ир-атны 7 августта эләктерделәр. Шикләнелүче адәм шул ук «Салават күпере» торак комплексында качып яткан. Ул үзенең гаебен тулысынча таныган. Баксаң, Елизаров моңа кадәр биш ел төрмәдә утырып чыккан булган инде. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: