Шәһри Казан

Кызыл келәм, көтелмәгән дуэтлар, грандиоз декорацияләр - ТМТV телеканалы премияләрен тапшыру тантанасында булачак

15 апрельдә "Пирамида" концертлар залында ТМТV телеканалы премияләрен тапшыру тантанасы узачак.

Реклама

Әлеге чара - шоу-бизнесның югары дәрәҗәле һәм мөһим вакыйгаларның берсе. Онытылмаслык оброзлар, иң кайнар хитлар, грандиоз декорацияләр, кабатланмас махсус эффектлар һәм көтелмәгән дуэтлар, биш сәгатьлек тамаша, кызыл келәм һәм җырчылар белән селфи - тамаша кунакларын әнә шулар көтә.

Шушы вакыйга турында бүген журналистларга "Татар радиосы" радиостанцияләр челтәре җитәкчесе Динә Гәрәева, TMTV телеканалының баш режиссеры Лилия Кадыйрова, Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова, Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров, популяр җырчылар Иркә, Элвин Грей, Айрат Ильясов сөйләде. Пәрдә артында калган серләр, быелгы тантананың үзенчәлеге һәм башка кызыклы мәгълүматлар турында иртәгә сайтта тулырак укый алырсыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: