Шәһри Казан

Кырымда агуланган Татарстан балаларының хәле турындагы соңгы мәгълүмат билгеле

Кырым Республикасының Евпатория шәһәре янындагы “Лучистый” сәламәтләндерү лагерында Татарстан балалары 16 июльдә, ашказаны-эчәк авыруы кузгалып, сырхауханәгә китерелгәннәр иде.

Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова 18 июльдә үткәрелгән матбугат конференциясендә соңгы яңалыкларны җиткерде.
- Кырым Сәламәтлек саклау министрлыгыннан бүген алынган хәбәрләр буенча, Евпаториядәге сырауханәдә 52 бала һәм 5 әйдаман ята. Аларның хәле уртача авырлыкта, шөкер, сәламәтләнү ягына баралар. Берсенең дә гомерләренә куркыныч янамый. Тагын ике бала хастаханәгә китерелгән булган. Табиплар тикшергәннән соң, алар хәлләре авыр булмаганлыктан, кире лагерьга кайтарып җибәрелгән. Лагерьда агулануның нәрсәдән килеп чыкканлыгы әлегә төгәл мәгълүм түгел, җирле Роспотребнадзор ашамлыкларны тикшерә. Шушы хәлдән соң, Татарстандагы җәйге лагерьлар да санитар яктан тикшерелде, - диде Лилия Галимова.

Татарстанның бала хокукы буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина Кырымга республикабыз балалары ял итә торган лагерьларны тикшереп чыгарга барган булган. Аның килүенә менә шушындый “күңелсез сюрприз”. Гүзәл Удачина хәзер сырхауханәдәге балаларның хәлен белешеп тора. Татарстанның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов та Кырым Республикасына “Лучистый” лагеры балаларының хәлен белешергә киткән.

Реклама

- Сырхауханәдәге балалар телефон аша үзләренең әти-әниләре белән сөйләшеп торалар, телефоннары үзләрендә,- диде Лилия Галимова.
“Кайнар элемтә” телефоны: 8-967-772-87-77. Сорауларга “Черноморец” республика үзәге директоры Евгений Ветров җавап бирә, ул шулай ук Евпаториядә.

Башкортстан җирлегендә Татарстан автобусы белән булган авария дә искә алынды.
- Әлеге авариядә һәлак булучылар саны әле тагын да күбрәк булыр иде. Башкортстан автобус авариясендә зыян күрүчеләргә медицина ярдәмен кичекмәстән һәм яхшы итеп оештырган. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов моның өчен Башкортстанга рәхмәтен белдерде, - диде Лилия Галимова.

Теги: Кырым
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: