Шәһри Казан

Кыш бабай юбилеен яңа өйдә үткәрә

Сез могҗизага һәм Кыш бабайга ышанасызмы? Әйе, дип кычкырып әйтмәсәгез дә, күңелдә бит барыбызның да хыяллану, Яңа елдан могҗиза көтү бар.

Яңа ел дигәннән, аңа да инде ике айдан азрак вакыт калып бара, җәмәгать! Шуны истә тотыпмы, Кырлайда яшәп ятучы Кыш бабай 23-24 ноябрь көннәрендә кунаклар җыярга ниятләгән. Тагын бер сәбәп бар — Кыш бабай проектына быел ун ел. Туган көн мәҗлесенә Казанга Устюгтан рус Кыш бабае, Кострамадан Кар кызы, Финляндиядән Санта Клаус, Удмуртиядән Тол Бабай, Вятка Кикиморасы һ.б. кунаклар киләчәк. Алар иң элек Татарстан башкаласының Бауман урамы буйлап йөреп, кичен “Әкияти ыгы-зыгы” бәйрәмендә катнашачак.

Икенче көнне исә кунакларны Кыш бабай Кырлайда кабул итә. Туган көн, билгеле инде, бүләксез булмый. Хәтерләсәгез, Кыш бабай моңа кадәр Габдулла Тукайның Арчадагы әдәби музеенда яши иде. Быелдан исә музей янында Кыш бабай өчен махсус резиденция эшләнелгән. Анда хәтта Убырлы Карчык белән Аждаһага да үз өйләрен ясап куйганнар. Хәзер Кыш бабай кунакларны ел әйләнәсе кабул итәчәк, чөнки җәй көннәрендә дә аның янына кунакка килергә теләүчеләр шактый икән.

Георгафиягә килгәндә, алар Калининград, Архангельскидан алып, Якутиягә кадәр. Узган ел Татарстанда Кыш бабай янында 7 меңнән артык кеше булып киткән һәм бу сан елдан-ел 7-8 процентка артуы күзәтелә.

Реклама

Кыш бабайга ел саен ике меңләп хатлар юллыйлар.
- Балалар төрле бүләкләр сорый. Күбесенеке “Айфон” сорап язы. Һәр кешенең күңелендә Кыш бабайга ышану яши. Өлкәнрәкләр дә хат язгалый. Диссертация язып бирергә дә сораучылар булгалады, - ди Кыш бабай.  

Ап-ак карсыз Яңа ел кәефе әлегә бик сизелми. Шуңа да Кыш бабайдан кар кайчан явачагы белән дә кызыксындым.

- Әлегә монысы сер булып калсын, - ди Кыш бабай. Димәк, кар явачагына әле өмет бар!

Лилия ЛОКМАНОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: