Шәһри Казан

Кытайда бер бала 26 нчы каттан егылып төшеп исән калган

Кытайда алты яшьлек кыз бала 26 нчы каттан егылып төшеп исән калган.

Шуның кадәр биеклектән очып төшкәннән соң, аның нибары уң кулы гына сынган. Әти-әнисе кызны өйдә үзен генә калдырып киткән. Ул алардан йоклап калган. Уянып тәрәзәгә килгән дә, тәрәзәдән очып төшкән. Видеокамерадан баланың егылып төшүен күрергә була. Ул мотоцикллар парковкасына очып төшкән һәм торып баскан да китеп барган.

Реклама

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: бала
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: