Шәһри Казан

Лаеш районының кошчылык фабрикасында янгын чыккан

Октябрьнең 25 еллыгы ис. совхоз бистәсендә кошчылык фабрикасы территориясендә янгын чыгу турында хәбәр кичә кичке сәгать 18.54 тә алынган.

Янгын сүндерүчеләр килгәндә, предприятиенең дивары белән түбәсе яна торган була. Бина эчендә кешеләр булмый. Янгынны сүндерүәә 52 кеше һәм 15 техника берәмлеге җәлеп ителә. 20.36 да янгын сүндерелә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, бинаның өч секциясендә 135 мең баш кош була. Фабрика администрациясе һәм янгын сүндерүчеләр тырышлыгы белән 90 мең баш кош исән кала.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: