Шәһри Казан

Лаешта «Каравон» ачылды

Ел саен үткәрелә торган «Каравон - 2015» Бөтенроссия рус фольклоры фестиваленең ачылу тантанасы ял көннәренә туры килде.

Традиция буенча Лаеш районы Никольское авылында узган чарага Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Казаннан башка мәртәбәле кунаклар да килгән иде. Быел «Каравон»да 160тан артык коллектив катнашты. Кунаклар Каравон тарихы музеен да карады.

Рөстәм Миңнеханов елдан-ел Каравонның матурлана баруын билгеләп үтте.

Реклама

- Каравон, Сабан туе, Питрау, Уяв һәм башка бәйрәмнәр белән кызыксынучылар бик күп. Алар Татарстанның үзенчәлекле төсмере. Мин биредә шундый традиция тууына һәм әлеге традициянең киләчәк буыннарга тапшырылуына шатмын, диде Татарстан лидеры. Юл тигез булмау сәбәпле, коллективларга биергә авыр булуны искәртеп, брусчатка җәяргә кирәклеген дә билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Фестивальне оештыручыларга рәхмәт белдереп, уңыш казанганнарга мактаулы исемнәр, Татарстан Президентының Рәхмәт сүзен тапшырды. «Сударушка» һәм «Каравон» ансамбльләренә 500 мең сумлык сертификатлар бирде. Ансамбль артистларына истәлеккә яулыклар да бүләк ителде.

«Каравон»ның төп кунаклары - Надежда Кадышева белән «Золотое кольцо» рус җыры ансамбле һәм «Славянские напевы» рус фольклор ансамбле иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: