Шәһри Казан

Әлфия Авзалова яшәгән йортта истәлек тактасы ачылды

Казанда күренекле татар җырчысы Әлфия Авзалова яшәгән йортта мемориаль такта ачылды. Әлеге йорт Казанның Туфан Миңнуллин һәм Марсель Сәлимҗанов урамнары чатында урнашкан, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Тантанада Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Ул мемориаль тактаның ак япмасын Әлфия Авзалованың кызлары Гүзәл белән Зөлфия, Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин белән берлектә ачты.

– Без зурлап Әлфиябезнең юбилеен уздырырга әзерләнеп йөри идек. Әмма ул аны озатуга әверелде. Күңелләрдә китек калды. Без хәзер кулыбыздан килгәнне эшләргә тырышабыз, – диде Минтимер Шәймиев.

Реклама

Минтимер Шәймиев Әлфия Авзалованың кызларына һәм Рабит Батуллага рәхмәтләрен җиткерде.

– Дөньяны гизеп йөрсә дә, Әлфиябез әниләрен яраткан кызлар тәрбияли алган. Әлфия Авзалованың истәлеген мәңгеләштерүдә, халыкка җиткерүдә зур эшләр башкарган Батуллага рәхмәт. Әлфия «Мин ятим баланы маңгаемнан сыйпап милләтем үстерде» дип әйтте. Ятим баланың шулай шәхес булып үсүе зур үрнәк. Алга таба да Әлфиябезнең истәлеген мәңгеләштерү буенча эшләрбез, – дип тәмамлады чыгышын Дәүләт Киңәшчесе.

Мемориаль такта җырчының 2002 елдан алып вафатына кадәр яшәгән йорты диварына – Казанның Туфан Миңнуллин урамы, 8а йорты адресы буенча урнаштырылган.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: