Шәһри Казан

Лилия Тимергалиева: "Улым белән күрешү сәгатен көтеп яшим"

Шагыйрә Лилия Тимергалиева социаль челтәрләрдә вафат булган улының туган көнендә истәлекләрен яңарткан.

"Бүген йөрәк саным. 13 май. Җомга көн. Улыбызның, Салаватыбызның туган көне. Шушы сәгатьләрдә наркоздан айнып, улым исәнме дип табибтан соравым, ә аның елмаеп исән диюе, ә аннары әтисенә: «Салаватыбыз туды, син әти булдың» дип язуым бүгенгедәй исемдә.
Бүген аңа ике яшь тулыр иде, ә ул 20 көн яшәп, ахирәткә күчте. Улыбыз белән күрешү сәгатьләрен янә көтеп яшим. Гомумән, кеше тормышы көтүләрдән генә торамы соң әллә ул?" - дип язган ул.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 16 май 2022 - 08:47
    Без имени
    Улын ожмах кошы була ,язмыштан узмыш юк!