Шәһри Казан

Линар Закиров "Гаилә һәм мәктәп" журналында баш мөхәррир урынбасары булып эшли башлады

Соңгы арада журналистлар арасында бер редакциядән икенчесенә күчүләр бик еш күзәтелә. Җитәкчеләр дә еш алмашына, алар артыннан редакция хезмәткәрләре дә. Яшь журналист Линар Закиров та шушы көннәрдә яңа эшкә керешкән. Хәзер ул "Гаилә һәм мәктәп" журналы баш мөхәррире урынбасары. Хәтерләсәгез, бу журнал элеккеге "Мәгърифәт" газетасы урынына чыга башлаган иде. "Мәгърифәт"...

Соңгы арада журналистлар арасында бер редакциядән икенчесенә күчүләр бик еш күзәтелә. Җитәкчеләр дә еш алмашына, алар артыннан редакция хезмәткәрләре дә. Яшь журналист Линар Закиров та шушы көннәрдә яңа эшкә керешкән.

Хәзер ул "Гаилә һәм мәктәп" журналы баш мөхәррире урынбасары. Хәтерләсәгез, бу журнал элеккеге "Мәгърифәт" газетасы урынына чыга башлаган иде. "Мәгърифәт" фәкать укытучылар басмасы булган булса, "Гаилә һәм мәктәп" укытучылар һәм ата-аналар өчен нәшер ителә. Редакцияләре "Мәгариф" журналы белән бергә.

Линар Закиров аз гына вакыт аралыгында үзен төрле массакүләм матбугат чараларында сынап карады: газетада, журналда, радиода, телевидениедә. Моңарчы рәсми рәвештә "Шәһри Казан", "Татарстан" журналында эшләде. Шулай ук "ТНВ"да сюжетлары, газеталарда язмалары чыга иде. "ТНВдан китәргә туры килер инде, ә "Болгар радиосы"нда "Шөпшә-шоу" тапшыруын алып баруны дәвам итәрмен, мөгаен," - дигән Закиров "Матбугат.ру" хәбәрчесенә.

Линар таланты һәм тырышлыгы белән студент чакта ук аерылып тора иде. 2014 елда ул "Ел журналисты" номинациясендә "Ел студенты" исеменә лаек булды. Җаваплы эшеңдә уңышлар телибез сиңа, Линар!

Реклама


Руслан Усманов фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: