Реклама
Кичә Әлмәт - Сарман юлында юл-транспорт һәлакәте булган. Ике җиңел машина бәрелешү нәтиҗәсендә 6 кеше зыян күргән, 4 кеше урында ук вафат булган, дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы. Һәлакәт урынында "Рено Дастер" һәм "унынчы" модель "Лада" машиналары бәрелешкән. "Рено" машинасында утырган 16 яшьлек кыз һәм "Лада"ның йөртүчесе, ике...
Кичә Әлмәт - Сарман юлында юл-транспорт һәлакәте булган. Ике җиңел машина бәрелешү нәтиҗәсендә 6 кеше зыян күргән, 4 кеше урында ук вафат булган, дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы.
Һәлакәт урынында "Рено Дастер" һәм "унынчы" модель "Лада" машиналары бәрелешкән. "Рено" машинасында утырган 16 яшьлек кыз һәм "Лада"ның йөртүчесе, ике пассажиры вафат булганнар.
Фото: prokazan.ru сайтыннан алынды
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз