Шәһри Казан

Әлмәт яшь геологларны җыя

Бүген – 18 июнь көнне, Әлмәт районындагы «Солнечный» балалар сәламәтләндерү лагеренда VI Республикакүләм яшь геологлар ачык кыр олимпиадасы башланды. Ярышлар 24 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Быелгы олимпиадада 296 мәктәп укучысы катнаша. Кырым республикасы, Казахстан һәм Үзбәкстаннан да балалар киләчәк.


Татарстан Республикасындагы «Яшь геолог­лар» хәрәкәтенә быел 40 ел булды. Безнекеләр Бөтенроссия ачык кыр олимпиадаларында 2002 елдан катнашып килә инде. Баштарак укучылар беренче унлыкка гына кергән булса, соңгы елларда җиңүләр дә яуладылар.

2014 елдан алып һәр ел саен, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, мәктәп укучылары арасында республикакүләм геология олимпиадасы оештырыла. Кыш көне укучылар теоретик биремнәр чишә, лабораторияләрдә төрле сынаулар үтә. Җәй көне алар кыр шартларында эшли, геологик тикшеренүләр уздыра. Биредә нефть-газ эше нигезләре, геологик маршрут, радиометрия, гидрология, минералогия һәм башка күп төрле кызыклы фәннәр буенча белемнәрен сыный. 

Реклама

Мәктәп укучыларының моның кадәр фәннәрне белеп бетерүе сокландыра. Алар, укуларыннан тыш, Казан федераль университеты Геология һәм нефть-газ технология­ләре институты укытучылары белән шөгыльләнә. Һәр команда өчен республиканың берәр кече нефть оешмасы җавап бирә. Оешмалар аларга минераллар коллекциясен булдырырга, геологик техника сатып алырга ярдәм итә. 

Республикакүләм ярыш­ларда җиңү яулаган мәктәп укучылары Новосибирск шәһәрендә узачак Бөтенроссия ярышларында катнашачак.

фото - yungeo.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: