Шәһри Казан

Әлмәттә балигъ булмаган балаларны фәхишәлек кылырга җәлеп иткәннәр

Әлмәттә интим хезмәтләр күрсәтү агентлыгын оештырган 37 яшьлек әлмәтлене һәм 28 яшьлек Яңа Чишмә районы кешесен хөкем иткәннәр.

Реклама

Фахишәлек белән шөгыльләнү өчен алар яшь кызларны һәм шул исәптән ике балигъ булмаган баланы да җәлеп иткән булган. Салон 2015 елның гыйнварыннан 2017 елның июленә кадәр “эшләгән”. Интим хезмәтләр күрсәтү агентлыгын оештыручыларны тиешле маддә буенча җаваплылыкка тарттылар. Хатын-кызны алты ел гомуми режимлы колониягә, ә аның дустын ел ярым колониягә хөкем иткәннәр. Алар үз гаепләрен танымаган. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: