Шәһри Казан

Әлмәттә коронавирус турында ялган хәбәр таратканы өчен хатын-кызга штраф салганнар

Әлмәттә бер хатын-кызны җирле хастаханәдә "таҗлы вирус" таралуы турындагы ялган хәбәр таратканы өчен хөкем иткәннәр

Реклама

Әлмәттә полиция хезмәткәрләре мессенджерлар аша коронавирус турында чынбарлыкка туры килми торган мәгълүматлар таралу фактын ачыклаган.

47 яшьлек хатын-кыз Үзәк район хастаханәсендәге пациентның коронавируслы булуы турындагы мәгълүмат тараткан. Тавышлы хәбәр җибәргән хатын-кыз гаебен тулысынча таныган. 

РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 13.15 маддәсендәге 9 өлеше, ягьни "Мәгълүмат чараларында, мәгълүмати-телекоммуникация челтәрләрендә чынбарлыкка туры килә торган хәбәр дип белдереп, дөрес булмаган иҗтимагый мәгьнәдәге мәгьлүмат тарату" буенча административ материал төзелде өзелде, дип хәбәр итә "Знамя труда" район газетасы.

Әлмәт шәһәр суды хатын-кызны гаепле дип таныган һәм аңа 30 мең сум күләмендә штраф билгеләгән. 


Фото: zt116.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: