Реклама
Узган ел Нефтьчеләр көнендә Әлмәттә чакырылган урам театрлары чыгышлары белән "Җете кешеләр" фестивале оештырылган булса, быел инде әлмәтлеләр үзләре Урам театры идеясен тормышка ашырмакчылар. Бу юнәлештә эш инде башланган.
- Урам театры - халыкны җәлеп итү өчен искиткеч кызыклы сәнгать. Без шул теманы өйрәнәбез. Аны "Татнефть" белән бергәләп гамәлгә кую программасы эшләнә, - дип белдергән "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Әлмәт татар дәүләт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева.
Урам театры оештыру - "Татнефть"нең генераль директоры Наил Магановның идеясе икән. Соңгы өч айда гына да бу мәсьәлә уңаеннан ике тапкыр сөйләшү узган.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз