Шәһри Казан

«Локомотив»ны искә алдылар

Узган атнада Россиядә генә түгел, хоккей командалары булган һәрбер илдә фаҗигале төстә һәлак булган «Локомотив» (Ярославль) хоккейчыларын искә алдылар.

Реклама

2011 елның 7 сентябрендә Ярославль командасы самолеты авиаһәлакәткә очрап, команданың төп составы һәм башка пассажирларның (барлыгы 44 кеше) гомере өзелгән иде. Ул чакта «Локомотив» командасының яңа составын җыймау турында сүзләр дә булды. Әмма җитәкчелек, бу хоккей шәһәрендә спортның әлеге төрен бетермәскә теләп, яңа команда булдыру карарын кабул итте. Яңа состав әүвәл Югары лигада чыгыш ясады, ул чакта аның төп өлешен «Локомотив» мәктәбендә тәрбияләнгәннәр тәшкил итте. Ә 2012-2013 еллар сезонында исә ул КХЛга кайтты, хәзер кабат югары титулга дәгъва белдерүчеләрнең берсе.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: