Шәһри Казан

Ләйсән Гимаева: "Ишек сугып чыгып киткән вакытлар күп булды"

Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Гимаева ире Булат Бәйрәмов белән ничек яшәүләре турында язган.

“Без уси-муси килеп яшәмибез, кычкырып елаган, акырышып талашкан, ишек сугып чыгып киткән вакытлар күп булды. Кешегә зарланмыйбыз, гаиләдән чыгармыйбыз, тагын бик күп еллар шулай итик яме, Булат. Теге шаярулар, кызык-мызык видеолар сезнең күңелне күтәрер өчен генә. Хотя сезнекен генә түгел, үзебезнең кәефне дә шулай күтәрәбез, тормышыбызны ямьләндереп җибәрәбез. Ул мәзәкләрне уйлый-уйлый төннәрен эчләр катканчы көлеп, йоклап китә алмый ятабыз. Янымда бул”, - дип язган Ләйсән.
 

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: