Шәһри Казан

Өмә

1986 ел. Көз ае. Затлы Комлев урамын бер көн эчендә аркылыга казып чыгарга кирәк. Шунсыз язучыларның яңа бинасына җылы кертмәячәкләр. Өмәгә кем генә килмәгән. Язучылар союзы рәисе Туфан Миңнуллинның көр тавышы әле анда, әле монда ишетелә. Ленинград фронтында танкка каршы кылыч тотып барган Ворошиловны хәтерләтә ул. Гариф Ахуновның Әлмәт бүлегендә...

Реклама

1986 ел. Көз ае. Затлы Комлев урамын бер көн эчендә аркылыга казып чыгарга кирәк. Шунсыз язучыларның яңа бинасына җылы кертмәячәкләр. Өмәгә кем генә килмәгән. Язучылар союзы рәисе Туфан Миңнуллинның көр тавышы әле анда, әле монда ишетелә. Ленинград фронтында танкка каршы кылыч тотып барган Ворошиловны хәтерләтә ул.
Гариф Ахуновның Әлмәт бүлегендә эшләгән чагында алган кара-зәңгәр плащы кызыл балчыкка буялып беткән. Ул аны:
- Зарар юк, Шәһидә апаң юа аны, - дип каккалады да, - карале, егетем, син бик һөнәрле икәнсең, чершәеп эшли беләсең, болай булгач, мин синең иҗат портретыңны язам. Чиратта - унөченче син, - дип, Камил Кәримовның аркасыннан кагып алды. Үзенә карата җылы сүзне сирәк ишеткән Камил Кәримов шикләнебрәк карап куйды да:
- Мине болай да беләләр, мәшәкатьләнмәгез, Гариф абый, - диде. - Хикәямне тыңламасалар, курайда уйныйм, алай да батмаса, җырлап җибәрәм. Җырымны яратмасалар, биеп күрсәтәм.
- Шулай дисеңме?
- Сез, Гариф абый, Өчиле авылыннанмы әле?
- Өч түгел, бер өй дә калмады инде анда.
- То-то...
- Син Михалков сыман сөйли башладың әле.
- Татар укучысының өчтән ике өлеше Шәле авылында яши. Шәлем исән торсын! - дип, Камил Кәримов көрәп һава сулады да, күкрәген кабартып, сикергәк адымнар белән китеп барды.
Мөдәррис Әгъләмов борынгы стена нигезен тишәргә дип үзе кадәр отбойный чүкечкә тотынды. Чүкечнең кендеге, таш арасына кысылып, автомат кебек тырылдый башлагач, көчле һава агымы шагыйрьнең гөнаһсыз гәүдәсен уңлы-суллы бәргәли, яфрак кебек җилфердәтә башлады. Җәһәт кенә килеп җиткән Равил Фәйзуллин отбойный чүкечне Мөдәррисе-ние белән күтәреп алды да стенаны секунд эчендә умырып та төшерде.
Аяз Гыйләҗевнең япон курткасы пычранмады пычрануын, шулай да тере классикның арада булуы үзе бер куаныч иде. Ул, ярым канәгать елмаеп, мәгънәле күзлек пыяласы аша яшьләргә карап торды да, тирән сулап:
- Болар иҗатта Фәйзуллинны бәрерләр, ахры, - дип, үзалдына сөйләнеп алды.
- Ни дисез, Аяз абый? - дип сорады Хәйдәр, аңа таба иелә төшеп.
- И-и, Хәйдәр булсаң иде ул хәзер, слушай, парин. Кара инде, ул - кыяфәт! Ул - буй! Ул - чибәрлек! И-и-и-их! - дип, Аяз ага Хәйдәрнең ак плащтан, сыгылмалы, көрәк сабыдай нәзек гәүдәсенә астан өскә карап торды.
- Сиксән икенче елны чыккан брошюра белән ерак китеп булмый шул, Аяз абый, -диде Хәйдәр.
- Слушай, парин, бүген алыштырам яшьлегеңә алтмыш ике пьесамны, кырык ике том прозамны, сандык төбендәге дүрт йөз илле мең юллык шигырьләрне дә өстәп... И-и-и-их, яшьлекнең кадерен белмисең әле син, слушай, парин...
Ул арада:
- Фәйзуллин алтын тапты! - дип кычкырдылар. Борынгы стена тирәсендә юкка булашмаган икән. 1815 елгы янгында харап булган кытай чынаягына ябышкан авыр металл тоткан Фәйзуллинны чокыр төбеннән күтәреп алырга дип, берьюлы унөч кул үрелде. Маңгаеннан тарихи тир аккан Фәйзуллинны уратып алдылар. Һәрберсе табылдыкны тотып карарга тели, әмма Фәйзуллин чынаяк китеген кулыннан ычкындырмый. Алтын дигәнең хикмәтле нәрсә, күз алдында гаип булырга кызыгучан.
Менә Фәйзуллин металл өстендәге куныкны теше белән чистартып алды һәм... бөтенесе тын калдылар. Ләкин металл, чынлап та, алтын төсендә балкып китте. Ләкин үзенеке булмагач, аның алтын булуын берәү дә теләми иде...
- Ташла, бакыр ич бу! - диде Эдуард Мостафин.
- Авыр күренә, - диде Зиннур Мансуров, төкереген йотып.
- Юарга кирәк моны, - диде Хәйдәр.
Юарга дигәнне ишетүгә, Фәннур Сафины очкылык тота башлады. Икеләнү-шикләнүләргә Туфан Миңнуллин нокта куйды. Табылдыкны, акча мәсьәләсендә тәҗрибәле учына салып, сикертеп карады да, сулышсыз калган толпаның йөрәген бозып:
- Алтын... - диде. - Бәләкәйдән үк алтын арасында үскән малай мин. Ялгышмыйм...
Бу рәсми сүздән соң Фәйзуллин табылдыгын Туфан учыннан тиз генә суырып алды да, кулъяулыкка төреп, эчке кесәсенә салды, чокырга төшеп, ломга бишләтә көч белән тотынды. Стенаның өске өлешен дә ишеп бетерә иде - көчкә туктаттылар.
Бер кырыйда Камил Кәримов офтанып алды: «Кирәк бит, ә! Атна буена борынгы нигез буйларын казыдым югыйсә. Эштән соң калып бит... Ату тирәмдә көндез гел Мөсәгыйт Хәбибуллин тулганып йөрде. Табылса... икегә бүләсе була иде. Эштән соң калып бит. Илленче елгы сургыч бөкедән гайре ник бер нәрсә чыксын! Бөтен нәрсә дә шул Фәйзуллинга гына дигән микәнни! И-и-их!
- Алтын, гадәттә, акчалы кешегә керә. Керәсе мал тешеңне сындырып керер, дигәннәр безнең бабайлар, - диде Барлас Камалов.
Кара эшләпәдән, иске зәңгәр халаттан, элеккеге амбар мөдирләрен хәтерләткән Рөстәм Мингалим әче итеп тәмәке суырды да:
- Төкерәм алтыныгызга! - диде.
- Алтынны гомергә өемә аяк бастырмадым, - диде Гөлшат Зәйнашева, авыр таш күтәргән җиреннән билен турайтып. Арада бердәнбер хатын-кыз буларак, таш күтәрү эшендә ул иде.
Бервакыт Мөдәррис Әгъләмнең бәрхет җилән итәгеннән ак нәрсә сузылып төшә башлады. Аптырап, ни микән дип карасак, ак киндергә бизәкләр чигелгән чуклы сөлге төшеп килә.
- Хатыныңның сөлгесен ияртеп килгәнсең бит! - дип кычкырдылар аңа. Мөдәррис үзе дә күреп алды, әмма югалып калыр димә:
- Кулъяулык ич ул, - диде дә, чүпләм сөлгене итәк астыннан суырып алып, тирләгән битен сөртте, кушаяклап сикереп, чалбарын күтәрде дә сөлгене биленә урап куйды. Мөдәррис белән бәхәсләшүнең өметсез икәнен белгән халык сөлгене кулъяулык дип килешергә мәҗбүр булды.
Өмә әнә шулай гөр килеп торды. Иртәдән карлы-яңгырлы башланган көн Туфан Миңнуллинның ике каш арасындагы шомлы җыерчыгы белән бергә аяза барды, аяза барды. Каләмнән көрәккә күчкән язучылар, иншалла, сынатмадылар.
(Язучыларның «Тынгысыз каләм» дигән дивар газетасыннан, 1986.)

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: