16+

Хәрби операциядә катнашучы 50дән артык татарстанлы Батырлык орденнары белән бүләкләнгән

24 января 2023, 15:49
884
0
1
Уку өчен 2 минут

Рөстәм Миңнеханов бу хакта Владимир Путин белән очрашуда сөйләде.

Рөстәм Миңнеханов бу хакта Владимир Путин белән очрашуда сөйләде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда махсус операциядә катнашучыларның батырлыклары турында сөйләде. Аның сүзләренчә, махсус хәрби операция зонасында Татарстанның ике батальоны - «Алга» һәм «Тимер» хезмәт куя. 6 татарстанлыга (махсус хәрби операциядә катнашучылар) Россия герое исеме бирелде. Кызганыч, аларның өчесе һәлак булган. Тагын 52 татарстанлы Батырлык орденнары белән бүләкләнгән.

— Без аларны бик хөрмәт итәбез. Берсе дә онытылмый, барлык ихтыяҗларны тәэмин итәбез. Кызганычка каршы, һәлак булучылар да бар - без һәр очрак буенча бу бурычларга җитди карыйбыз, - дип сөйләде Рөстәм Миңнеханов.

Республика лидеры билгеләп үткәнчә, геройлар һәм бүләкләнүчеләр гаиләләренә бөтен кирәкле ярдәм күрсәтелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading