Шәһри Казан

Маньякны күрмәдегезме?

Татарстанда куркыныч маньяк эзләнә.

Ул олы яшьтәге 30 хатын-кызны үтерүдә гаепләнә. Маньякны табучыларга хокук саклау органнары 1 миллион сум акча вәгъдә итә. Җинаятьченең корбаны - пенсионер әбиләр. Маньяк гадәттә, үзен социаль хезмәт белгече дип танытып фатирларга үтеп керә, аннары әбиләрне буып, акчаларын урлап чыга, ди. Карап торышка маньяк 20-30 яшьләр тирәсендә, буе 170-175 сантиметр, капюшонлы кыска караңгы төстә куртка кигән, кара чалбардан, аягында спорт кроссовкасы. Маньякны күрүчеләр булса, полиция хезмәтенә шалтыратуыгызны сорайбыз, ди хокук саклау органнары.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: