Шәһри Казан

Марат Әхмәтов: «Без запас белән яшәргә тиеш»

Быелгы урып-җыю эшләренә читтән 300гә якын комбайн җәлеп ителгән. Бу турыда Татарстанның премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның журналистлар белән очрашуы вакытында билгеле булды.

Реклама

- Гадәттә, читтән килүче комбайнчылар бераз яхшырак эшли, чөнки аларга өйгә ашкынып кайтырга кирәкми. Аннан соң алар көн яктысын тулысынча файдаланырга тырыша, күбесенең ашлык ташу өчен үз транспорты да бар. Бездә исә комбайнчының нәтиҗәле эшләве комбайннан гына да тормый. Әлбәттә, һава шартларының да уңай булуы кирәк. Тик монда машина ашлыкны никадәр тизрәк алып китүдән дә тора. Әгәр комбайн җиде минут эчендә бункерын тутырып, аннары 17 минут машина килгәнен көтеп торса, бу вакытны ала. Ә бит инвесторларның күбесенең ашлыгы комбайннан шундук элеваторга озатыла, моңа тагын транспорт кирәк. Ничек кенә булмасын, безнең комбайнчыларны Президент грантлары яхшы гына стимуллаштырды. Без аларның эшчәнлеген көн саен күзәтеп бардык. Хәзерге вакытта шушы күрсәткечләрнең дөреслеген җентекләп тикшерәбез. Без аларны бик яхшылап тикшерергә тиешбез, чөнки сүз абруйлы грантлар турында бара, - диде министр.

Икенче яктан, министр фикеренчә, әгәр безнең үз комбайннарыбыз 500гә күбрәк булса, игенчеләр биш миллион тоннаны Республика көненә кадәр үк җыеп алган булырлар иде.
Министр әйтүенчә, Краснодар өлкәсендә иртә өлгерүче бөртеклеләр 1 миллион 650 мең гектарда игелә. Бу бездән 100 меңгә генә артык. Ә аларда ашлык җыючы комбайннар - 6 мең, бездә - 3,5 мең. Әле җитмәсә, аларда һава шартлары да кулай. Иген өлгерүгә үк, 1-1,5 ай буена идеаль һава торышы тора. Шуңа күрә аларның хуҗалыкларында хәтта ашлык киптергечләр дә юк, - диде.

Яз көне журналистлар белән очрашу вакытында Россиянең Дәүләт Думасы депутаты, "Кызыл Шәрык" агрохолдингына нигез салучы Айрат Хәйруллин бөртеклеләрнең мәйданнарын, бәлки, бераз киметергә кирәктер, дип белдергән иде. Марат Әхмәтов ул вакытта да, хәзер дә моның белән килешеп бетмәвен әйтте. Шул ук вакытта ул: "Узган ел безнең запас калмаган иде. Ә без барыбер запас белән яшәргә тиеш. Минтимер Шәймиев тә "бер елдан икенче елга күчә торган 500 мең тоннасы булмаган нинди республика инде ул" дип әйтә иде. Дөресен генә, мин моның белән килешеп тә бетмәгән идем. Ашлыкны саклар өчен шактый зур чыгым кирәк", - дип, кистереп кенә теге, яки бу якның позициясенә авышмады.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: