Шәһри Казан

Марат Әхмәтов: "Үзгәрешләр дәвам итә"

Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов "Татар-информ" агентлыгы аша татарстанлыларны Республика көне белән тәбрикләде. "Безнең чор кешеләренә республиканың яңа тарихы белән барырга туры килде. 90 нчы еллар башында, милли хәрәкәт көчәйгән вакытта, республикабыз үзенә мөстәкыйльлек даулаганда, безгә нәкъ менә шушы кайнар чорда яшәргә туры килде....

Реклама

Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов "Татар-информ" агентлыгы аша татарстанлыларны Республика көне белән тәбрикләде.

"Безнең чор кешеләренә республиканың яңа тарихы белән барырга туры килде. 90 нчы еллар башында, милли хәрәкәт көчәйгән вакытта, республикабыз үзенә мөстәкыйльлек даулаганда, безгә нәкъ менә шушы кайнар чорда яшәргә туры килде. Республикабызның шул елларда үткән тарихы, матур үзгәрешләр, кыю, текә үсеше, ныклыгын арттыра баруы, зур дәүләтебез ныклыгы өчен никадәр хезмәт итүе безнең күз алдыбызда. Татарстан белән без генә түгел, бөтен Россия дәүләте куанырга, кадерен белергә тиеш. Республикабыз матур үсештә, җитәкчелек бер-берсенә искиткеч тигез матур алмаш ясады. Яңа сулыш белән үзгәрешләр дәвам итә. 2 шәр трлн төбәк продуктын 3 трлн сумга җиткерү бурычы куелган икән, бу республика, аның халкының муллыгы өчен зур куәт, зур мөмкинлек дигән сүз. Киләчәктә илне-көнне куандырып, муллыкта яшәргә язсын! Бәйрәм белән халкыбызны!" - дип мөрәҗәгать итте Марат Әхмәтов.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 17 май 2018 - 11:28
    Өй салуның ние бар? - 2
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 25.05.2018
  • Кремль яр буенда узган «Соңгы кыңгырау» бәйрәменнән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Соңгы кыңгыраулар чыңлар вакыт җитте
  • Хәйрия концертыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «Үлемсез полк» маршында 165 меңнән артык кеше катнашты
  • Казанның Меньеллык мәйданында узган Җиңү парадыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Суга сикерү буенча дөнья сериясе. Казан. 2018-FINA
  • 1 май митингыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Тукайга багышланган шигырь бәйрәменнән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Тукай премиясен тапшыру тантанасыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
Соңгы комментарийлар
Интервью
Ночной режим