Шәһри Казан

Марат Әхмәтов: «Практик эш кирәк»

Дәүләт Советында узган фәнни-гамәли конференциядә Татарстанның премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җирле хакимиятләргә кооперативларны үстерүдә сүлпәнлекләре өчен шелтә белдерде, дип яза «Татар-информ». 

Реклама

– Урыннарда кооперацияләрне никадәр күбрәк үстерсәк, авыл тормышын шулай саклап кала алачакбыз. Моны ялгызың гына, өстән күрсәтмәләр көтеп ятып кына хәл итеп булмый. Монда бурыч гомуми, уртак булырга тиеш. Район һәм авыл җирлекләре дәрәҗәләрендә практик эш кирәк,– дип белдергән Марат Әхмәтов.
Министр республикада «Компетенцияләр үзәге» учреждениесе булдырылачагын әйтте. Ул бу учреждениенең вәкиле һәр районда булырга тиеш дип саный.
Марат Әхмәтов әлеге мәсьәләдә республиканың башка федерация субъектларыннан аерылып торуын белдерде. 
– Бездә кулланучылар кооперациясе чагыштырмача яхшырак сакланган. Татарстанда кооперативлар хезмәте күләме 23 млрд сумнан артык. Әзерләү эшчәнлеге генә дә 8 млрд сумнан артык. Һәр товар җитештерүче хуҗалыктан 24шәр мең сумлык продукция әзерләнә дигән сүз. Ит, сөт, бәрәңге, яшелчәдән тыш, әле бит йон, күн чималы да бар. Кооперацияләрнең резервы бүгенге күрсәткечләрдән югарырак. Якындагы ике елда 1,5 тапкырга булса да үсәргә тиешләр, – дип белдерде министр һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларда һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында җитештерү күләме 130 млрд сум тәшкил итүен әйтте.

фото: zen.yandex.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: