Реклама
Россия теннисчысы Мария Шәрәпова Зур шлем турнирының Australian Open турына чыкты.
Гомуми приз фонды 43 миллион долларны тәшкил иткән әлеге ярышларның старт уенында ул немец теннисчысы Татьяна Марияны 6:1, 6:4 исәбе белән җиңде.
Икенче турда Шәрәпова АКШтан Варвара Лепченко белән Латвиядән Анастасия Севастова парында җиңүче белән очрашачак.
Россия теннисчысы әлеге турнирда 2008 елда җиңгән иде. Ике ел элек Мельбурндагы чыгышыннан соң Шәрәпова, мельдоний куллануда гаепләнеп, 15 айга уеннардан читләштерелде, шунлыктан былтыргы Аustralian Open ярышларында катнаша алмады. Узган елгы сезонда җәза срогы тәмамлангач, Россия спортчысы US Open ярышларында гына катнаша алды. Австралиянең ачык чемпионаты гыйнвар ахырында тәмамланачак.
Фото: hellomagazine.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз