Шәһри Казан

Машина белән боз астына китүчеләрнең берсенең генә гәүдәсе табылган (ВИДЕО)

4 апрель иртәсендә Нократ елгасы аша боз кичүендә Киров өлкәсе Малмыж районы биләмәсендә "УАЗ-Фермер" машинасы боз астына киткән иде. Бозга керү рөхсәт ителмәгән була. Боз кичүе инде 28 мартта ук ябылган була. Ләкин машина йөртүче юл билгеләрен санга сукмый. Ул вакытта һәлакәт аркасында йөртүче үзе һәм аның ике пассажирының гомере...

4 апрель иртәсендә Нократ елгасы аша боз кичүендә Киров өлкәсе Малмыж районы биләмәсендә "УАЗ-Фермер" машинасы боз астына киткән иде. Бозга керү рөхсәт ителмәгән була. Боз кичүе инде 28 мартта ук ябылган була. Ләкин машина йөртүче юл билгеләрен санга сукмый. Ул вакытта һәлакәт аркасында йөртүче үзе һәм аның ике пассажирының гомере өзелгән, диелде.

Әлеге фаҗига турында берникадәр өстәмә мәгълүмат пәйда булды. Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, күршеләр ярдәм сорап Татарстан коткаручыларына мөрәҗәгать иткән. Урында Татарстан водолазлары һәм коткаручыларыннан торган төркем эшләгән.

Ярга тарттырып чыгарган машинада бер генә кешенең үле гәүдәсе була. Төн уртасына кадәр эзләү эшләре алып барылса да, калган ике кешенең гәүдәсе табылмый.

Реклама



intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: