Шәһри Казан

Машина номерларына "маска" кидерүчеләр арткан

Машина номерларын ак кәгазь белән каплап кую хәзер еш очрый торган күренеш. Шул рәвешле машина йөртүчеләр тиешсез урында автомобильне калдырган өчен штрафтан котылырга тели.

Реклама

Тик, ЮХИДИ хезмәткәрләре мондый хәйләне генә аңлый. Шул уңайдан шәһәр буйлап рейдлар уздыра башладылар. Күптән түгел Спартаковская урамын тикшереп кайттылар. Баксаң, соңгы арада әллә штрафтан качарга теләп, әллә ярым шаяру белән номерларны битлек белән каплаучылар да барлыкка килгән. Кыскасы, тәртип бозучыларга 2500 сум штраф салачаклар. Машина номерын салдырып куючылар да административ җаваплылыкка тартылачак. Баксаң, парковкада номерсыз машина калдырган өчен штраф каралмаган икән, шуңа да мондый машиналарны штраф стоянкага алып китәчәкләр, диделәр Казанның транспорт комитетында.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: маска
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: