Шәһри Казан

Машинаны кабызган арада, ул янып киткән

Әлеге хәл 22 февральнең иртәсендә Минзәлә районының Кадрәк авылында булган.

Ир үз машинасын кабызырга тырышып караган, ә ул янып киткән, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Реклама

Ут капкан автомобиль турындагы хәбәр янгын сүндерүчеләренә кергән. Бу хәл 22 февраль иртәсендә Минзәлә районының Кадрәк авылында килеп чыккан. Шул авылда яшәүче ир үз автомобилен кабызырга тырышып караган, шуннан соң ул яна башлаган. Урынга килеп җиткән янгын сүндерүчеләр 1 кв.м мәйданга җәелгән утны сүндерә алган. Янгын нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән. Беренчел версия буенча, янгын чыгуның сәбәбе - машина механизмнарының һәм узелларының төзексезлеге булырга мөмкин. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: