Шәһри Казан

Машинасы белән баганага килеп бәрелгән шофер хастаханәдә вафат булган

"Тойота" автомобиле зур тизлектә юлдан чыгып китә, бордюрга бәрелгәннән соң, баганага килеп төртелә. Шуннан соң уң якка таба ава.

Реклама

Ике кеше үлеменә китергән авария кичә Казанның Адоратский урамы №1а йорты каршында төнге сәгать унбердә килеп чыккан. Беренчел мәгълүматлар буенча, чит ил машинасы йөртүчесе куркынычсыз тизлек сайлап алмаган, нәкь менә шул фактор һәлакәтнең сәбәпчесе була.
Автомобильдә утырган пассажир 38 яшьлек хатын-кыз алынган җәрәхәтләрдән каза урынында үлгән.
Инде менә машина йөртүчесенең дә хастаханәдә вафат булуы билгеле булды. Бу хакта Казан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
"44 яшьлек машина йөртүчесен күпсанлы җәрәхәтләр белән хастаханәгә китергәннәр. Иртәнге сәгать биштә ир-ат вафат булган", - дип ачыклык керттеләр ЮХИДИда.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: дтп
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: