Чаллыда яшәүче бер ир Кытай автомобилен сатып алырга җыенган, әмма барлык акчалары мошенникларга күчкән.
Скопировать ссылку
Чаллыда яшәүче бер ир Кытай автомобилен сатып алырга җыенган, әмма барлык акчалары мошенникларга күчкән.
Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ир-ат сөйләгәннәрдән, якынча бер ай элек ул бушлай белдерүләр сайтында Кытайдан кайтартылган машинаны отышлы бәядән сату турында тәкъдим тапкан. Аннары "сатучылар" аңа әлеге машинага документлар һәм автомобиль фотосурәтләрен җибәргәннәр. Килешүне рәсмиләштерү бәясе итеп 50 мең сум куелган.
Таләп ителгән сумманы "сатучыга" күчергәннән соң машинаның бәясе ике миллион сумнан артып китүен белгән. Ни чарадан бичара, чаллылы үз исеменә кредит алган, моннан тыш еллар буе җыйган акчасын да тоткан. Тиздән яңа машинада җилдерәм дип хыялланган ир түләүгә счетның ялган булуын күреп алган һәм бу хакта төпченә башлаган. Мошенниклар хатаны төзәтергә вәгъдә иткәннәр. Алга таба элемтә өзелгән. Ике миллионнан артык акча да, яңа Кытай машинасы да эреп юкка чыккан.
Комментарийлар