Шәһри Казан

“Мастерс»та катнашучылар килә башлады

Казанга "Мастерс" категориясендә катнашачак спортчылар килә башлады. Беренче кунаклар АКШ, Көньяк Африка һәм Россиядән. Спортчыларның иң өлкәненә 74 яшь. Ярышларга барлыгы 91 илдән 2914 спортчы килер дип көтелә.

Спортның су төре буенча дөнья чемпионатында "Мастерс" категориясендә ярышлар 5 августтан 16 августка кадәр дәвам итәчәк. "Мастерста" спортчылар биш спорт төрендә: ачык һавада йөзү, суга сикерү, су полосы, йөзү буенча осталыкларын күрсәтәчәкләр. Ярышларда Олимпия уеннары призерлары, дөнья чемпионаты җиңүчеләре көч сынашачак.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: