Шәһри Казан

«Май чабуга» кил

Татарстан Республикасы Милли музее барлык казанлыларны һәм башкала кунакларын борынгы рус халык – Май чабу бәйрәмен бергәләп бәйрәм итәргә чакыра. «Май чабу» бәйрәм атнасы 18нән алып 28нче февральгә кадәр узачак.

Күп кенә казанлылар һәм Татарстан башкаласы кунаклары өчен республиканың төп музеенда «Май чабу»ны бәйрәм итү традициягә әверелде. Ел саен «Май чабу»га төрле чараларны үз эченә алаган, бай программа әзерләнә.

Реклама

Быел музей кунаклары өчен театральләштерелгән мини-лекцияләр, уеннар, бәйгеләр, шаян ярышлар оештырылачак. Май атнасы көннәрендә музейга килүчеләргә «Май чабу» бәйрәмең тарихы, борынгы бәйрәмне ничек билгеләп үтүләре турында белә алачаклар. Әкият персонажлары һәр көннең әһәмияте турында сөйләячәкләр, «Май чабу» бәйрәме белән бәйле гореф-гадәтләр һәм йолалар белән таныштырачаклар.

Бәйрәм ахырында барлык теләүчеләрне коймак белән чәй эчү көтелә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: