Шәһри Казан

Мәҗбүри медицина иминияте полисы «гомерлек» булачак

Россиялеләр “гомерлек” электрон медицина кенәгәсенә ия булачаклар. Мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча күрсәтелгән медицина ярдәме тарихы язылган кенәгәне дәүләт хезмәтләре порталында рәсмиләштерергә мөмкин булачак

Бу хакта Икътисади үсеш министрлыгы әзерләгән күрсәтмәгә нигезләнеп “Известия” хәбәр итә.

Реклама

Мәгълүм булганча, хәзерге вакытта дәүләт хезмәтләре аша табибка язылырга, аны өйгә чакыртырга һәм сырхауханәгә беркетелергә мөмкин. Якын киләчәктә тагын ике опциядән файдаланырга – авыру тарихын карарга һәм мәҗбүри медицина иминияте полисын алырга мөмкинлек туачак.

Хәзерге вакытта хастаханә күрсәтелгән медицина хезмәтләре буенча мәгълүматны Татарстан территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондына юллый. Бирелгән медицина полисы турындагы мәгълүмат та шунда ук саклана.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: