Шәһри Казан

Менталь арифметика буенча җиңүче Тайваньгә китәчәк

Менталь арифметикага карата төрле фикерләр яңгыраса да, моннан күп еллар элек Борынгы Кытайда барлыкка килгән әлеге методика бүген популярлаша бара.

Менталь арифметиканың нигезендә Кытай һәм Япониядә исәпләү өчен кулланыла торган махсус абакус белән соробан кулланалар. Хәзерге вакытта дөньяның 52 илендә балаларны укытуда бу методика кулланыла. Ул хәтерне яхшырта, тизрәк фикерләргә өйрәтә дип санала.

Реклама

Узган ялда Казанда менталь арифметика буенча олимпиаданың беренче Халыкара марафоны узды. Совет районының 180нче гимназиясенә Татарстаннан, Россиянең 12 шәһәреннән барлыгы 200дән артык кеше җыелган иде. Биш яшьтән 12 яшькәчә балалар үзара көч сынашты. Балаларның биремнәргә секунд эчендә җавап бирүләре, кул ишарәләре ярдәмендә күңелдән исәпләп катлаулы мисалларны да чишә алуларына сокланмый мөмкин түгел. Биремнәрдән тыш, олимпиадада катнашучылар флэш-баттл, Кахут уены, Спидкубингу чемпионатында да ярышты. Балалар өчен кызыклы шоу да әзерләнгән иде. Марафонның төп бүләге – җиңүчегә Тайваньдә узачак Халыкара олимпиадада катнашу мөмкинлеге биреләчәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: