Шәһри Казан

Мәгариф министры татар гимназияләрен үстерү өстендә эш алып барырга вәгъдә бирде

Башкалабызның Абдулла Алиш исемендәге гимназиясенә Татарстан Республикасының премь­ер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фаттахов килде. Ул гимназиянең уку-укыту, тәрбия эшләре белән танышып, математика, тарих, җәмгыять белеме, татар теле, татар әдәбияты дәресләрен карады, укучылар белән аралашты. Министрны гимназиядә уңышлы эшләп килүче «Милли мирас, «Алиш варислары», «Мәңгелек хәтер» кебек музейлар...

Реклама

Башкалабызның Абдулла Алиш исемендәге гимназиясенә Татарстан Республикасының премь­ер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фаттахов килде.

Ул гимназиянең уку-укыту, тәрбия эшләре белән танышып, математика, тарих, җәмгыять белеме, татар теле, татар әдәбияты дәресләрен карады, укучылар белән аралашты.
Министрны гимназиядә уңышлы эшләп килүче «Милли мирас, «Алиш варислары», «Мәңгелек хәтер» кебек музейлар аеруча кызыксындырды. Ул балалар психологиясен нечкә тоемлап, укучылар белән җанлы аралашу оештырды. Бик канәгать булуын да яшермәде.

- Очрашуда Энгель Фаттахов таләпчән җитәкче генә түгел, ә милләт җанлы шәхес буларак, гимназиябезнең проблемалары белән дә кызыксынды, аның эшен тагын да яхшырту буенча үз фикерләрен дә җиткерде. «Татар гимназияләрен үстерү өстендә эш алып барабыз», - дигән сүзләре бездә зур өметләр уятты», - ди гимназия директоры Рәхимә Арсланова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: