Шәһри Казан

Мигрантларга ярдәмгә уникаль мобиль кушымта эшләнгән

«Яңа гасыр» коммерцияле булмаган хәйрия оешмасы мигрантлар өчен җиде телдә эшли торган махсус мобиль кушымта булдырган. Аның ярдәмендә мигрантлар табибларга, юристларга языла ала, шунда ук аларга онлайн һәм оффлайн рәвештә мәгълүмати ярдәм дә күрсәтелә. «Яңа гасыр» оешмасының генераль директоры Лилия Таишева сүзләренчә, әлеге кушымта яңа гына килгән мигрантларга адаптация чорын тиз һәм уңышлы узарга булыша.

– Мобиль кушымта чит ил гражданнарына дәүләтнеке һәм дәүләтнеке булмаган ярдәм хезмәте белән элемтә булдырырга булыша. Безнең үзәк аша быел гына да 5 мең мигрант узды. Киләсе елда аларның саны тагын да артыграк булыр дип уйлыйбыз. Аларга ярдәм һичшиксез кирәк, проблемалары белән ялгыз калмагач һәм ниндидер таяныч тойганда, мигрантлар үзләрен җәмгыятьтә бөтенләй башкача тота, – дип сөйләде Лилия Таишева журналистларга.

«Яңа гасыр» оешмасы күптән түгел генә Россия Президенты грантына ия булган. 11,7 миллион сум акчаны әлеге проектка тотарга уйлыйлар. «Хезмәт мигрантлары социаль интеграциясе һәм адаптациясенә комплекслы якын килү модельләре» дип аталган әлеге проект үз эченә күп юнәлешләрне ала.

– Төп эшебез социаль патронаж белән бәйле булачак. Аның өчен махсус автобус алырга уйлыйбыз. Табиб, юрист, социаль хезмәткәрләр – барысы да, автобуска утырып, мигрантлар яшәгән, эшләгән урыннарга барачак. Аларны борчыган проблемаларны үз колакларыбыз белән ишетеп, ярдәм итү ысулларын уйлаячакбыз, мониторинг, профилактик эшләр алып барачакбыз. Мигрантлар, үзегез беләсез, дәүләт оешмаларына бик сирәк мөрәҗәгать итә, аларның проблемаларын да бик белеп бетермәскә мөмкинбез. Без исә киләсе елда бу проектка 6 мең кешене җәлеп итәчәкбез, – ди ул.

Реклама

Татарстан, элеккечә, мигрантлар өчен Россиянең иң җәлеп итүчән төбәкләренең берсе булып кала. Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова әйтүенчә, аларның күпчелек өлеше (11 проценты) төзелештә эшли. Кунакханә, туклану өлкәсендә – 7 процент, транспорт һәм сәүдә өлкәсендә – 2шәр процент, эшкәртү сәнәгатендә 0,7 проценты хезмәт куя.
– Мигрантларның уртача хезмәт хакы аена 24 мең сум чыга. 2015 елдан хезмәт мигрантлары патент системасы буенча эшли. Республикада барысы 21 мең кеше патент нигезендә эшли. Соңгы елларда мигрантларга бирелгән квоталарның саны кимү ягында. 2013 елда – 23,5 мең, 2014 елда – 18,2 мең, 2015 елда – 10,3 мең, ә 2017 елда, ике тапкырга кимеп, 3,5 мең квотага калды. Мигрантларның күбесе – Үзбәкстаннан һәм Таҗикстаннан килүчеләр. Ерак чит илләрдән килүчеләрнең төп өлешен Төркия, Корея һәм Кытай гражданнары алып тора, – дип сөйләде ул.

Татарстан халыклары ассамблеясе башкарма комитеты рәисе Николай Владимиров үзенең чыгышында ассамблея составына 67 милли-мәдәни берләшмә керүен хәбәр итте. Оешманың төп бурычларының берсе – миграция сәясәте мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм күрсәтү.
– Әлеге уңайдан без хокук саклау органнары белән эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштырдык. Башка ведомстволар белән дә тыгыз хезмәттәшлек итәбез. Үзбәкстаннан килгән мигрантлар Халыклар дуслыгы йортына бик еш мөрәҗәгать итә. Анда көненә унар кешене кабул итәләр. Ел буена 2 меңнән артык мигрант була анда. Кемгәдер хуҗасы хезмәт хакын түләмәгән, кемнеңдер документлары югалган – нинди проблемалары булса да, үзбәк милли-мәдәни автономиясенә мөрәҗәгать итә. Автономияне алар хәтта Үзбәкстан консуллыгы дип тә атап йөртә, – ди ул.

Дөньяда 258 миллион кеше мигрант булып исәпләнә. Үз илләреннән китүчеләрнең күпчелеге (49,8 млн кеше) Америка Кушма Штатларында яши. Россия, Согуд Гарәбстаны һәм Германиядә 12шәр миллион мигрант яши. Аларның күбесе –Кытай, Бангладеш, Сүрия, Пакыстан, Россия һәм Украина кешеләре.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: