Шәһри Казан

Михаил Бабич: «Атнасына ике сәгать татар теле булган уку планнары әзерләнә»

Узган җомгада Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Татарстанга эш сәфәре белән килде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән алар Теләче районына бардылар, «Теләче-Арена” боза сарае ачылышында катнаштылар һәм тагын берничә спорт объектында булдылар.

Михаил Бабич очрашу вакытында “тел мәсьәләсе” хәл ителү турында сөйләде һәм Владимир Путин йөкләмәсе үтәлешен шәрехләде.
Бабич сүзләренчә, “тел мәсьәләсе” Татарстан өчен генә түгел, Россиянең башка республикалары өчен дә мөһим. Россия Конституциясе буенча илнең бөтен территориясендә рус теле дәүләт теле буларак куелган һәм республикаларга үз дәүләт телләрен кую хокукы бирә. Закон мәктәпләрдә туган телдә һәм дәүләт телләрендә уку хокукын гарантияли.

Аның фикеренчә, кайбер төбәкләрдә закон нормалары ирекле куелган, бу гражданнарның рус теле һәм туган телләрен өйрәнү хокуклары бозылуга китергән. Шул сәбәпле, Россия Президенты вазгыятьне төзәтү өчен йөкләмә биргән.

Реклама

- Бүгенгә Идел буе федераль округында дәүләт башлыгы йөкләмәләре барлык төбәкләрдә, шул исәптән Татарстанда да үтәлгән. Бөтен республикаларда уку планнары үзгәртелгән һәм белем бирү учреждениеләренә тапшырылган. Рус теле сәгатьләре Россия Мәгариф министрлыгы тәкъдим иткән санга җиткерелгән. Округның барлык төбәкләрендә ата-аналар белән балаларның туган телләрен сайлау эшләре төгәлләнгән, - дип белдерде Михаил Бабич.

Якын арада төбәкләр Россия Мәгариф һәм фән министрлыгыннан мәгариф учреждениеләре уку планына республиканың дәүләт телен өйрәнүгә атнасына ике сәгать бирелүе мөмкинлеге турында методик күрсәтмә алачак, диде Бабич.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: