Шәһри Казан

Михаил Турецкийның кызы аборт ясаткан

Музыкант Михаил Турецкийның кызы Наталья көмәнен төшергән.

Ул туачак сабыенда Даун синдромы булуын белгәннән соң аборт ясаткан. 

Бу хакта 37 яшьлек хатын инстаграмда хәбәр итте. “Биопсия барысын да раслады. Гаиләбездә мондый хәл булыр дип төшемә дә кермәде. Мин бу хәбәрдән шок хәлендә. Ә бит 2022 елны канатланып, бәхетле булып каршы алган идем. Бу карарны кабул итү җиңел булмады. Әле дә ярый мондый тикшерүләр бар. Ике балам да игътибарга мохтаҗ, эшем бар, үз-үземне үстерергә кирәк. Аннан соң, без бит мәңгелеккә килмәгән. Бездән соң ул баланы кем тәрбияләр? Кемнәр кулына калыр ул? Әгәр сабый чагында үлсә? Мин үземне беркайчан да гафу итмәячәкмен. Бу кеше үтерү түгел. Бу – хәлдән чыгу юлы”, - дип аңлаткан Наталья үз гамәлен.

Реклама

Халык фикере икегә бүленгән. Берәүләр ике бала анасын якласа, икенчеләре Натальяның акчалы гаиләдән булуы һәм баланы бер проблемасыз үстерә алуы турында язган. Натальяны тумаган сабыйның гомерен өзүдә гаепләүчеләр дә бар. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: