Шәһри Казан

Миллионлаган бурычы өчен Казанда яшәүче хатынның BMWсын тартып алганнар

Шулай ук әлеге ханымга автомобиль һәм берничә җир кишәрлеген теркәүне тыйганнар.

Казанның Идел буе районында суд приставлары Казанда яшәүче хатын-кызны эзләп тапкан һәм BMWсын тартып алганнар - арестның сәбәбе салым буенча 1 млн сум бурычы булган.

Реклама

Элегрәк суд приставлары бу ханымга кисәтү чыгарган инде - банк счетлары кулга алынган, шулай ук автомобиль һәм берничә җир участогын теркәүне тыйганнар, әмма әлеге чаралардан соң да ул бурычларны түләмәгән. Нәтиҗәдә, суд приставлары хатын-кызның иномаркасын-BMWны кулга алганнар, бурычлар түләнмәгән очракта автомобиль сатуга куелачак.

Сүз уңаеннан, Татарстан суд приставлары ярдәме белән дәүләт казнасына 350 млн сум салым түләттерелгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: