Реклама
Киләсе елның гыйнварында Мәскәүнең «Энтузиаст» кинотеатрын Татарстанга кулланышка тапшыру көтелә. Анда Татар тарихы һәм мәдәнияте үзәген ачу планлаштырыла, дип хәбәр итә «Татар-информ» агентлыгы.
Бу хакта Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Татарстан Президенты карамагындагы Ватандашлар эшләре буенча координацион советның чираттагы утырышында белдергән.
- Яңа бина безнең якташларыбызны тагын да берләштерергә, татар тарихы музеен ачарга, милли аш-су залын булдырырга ярдәм итәчәк, кинозалдан файдалану мөмкинлеге тудырачак, - ди Равил Әхмәтшин.
Аның сүзләренчә, әлеге музейда чит илләрдә яшәүче татарлар турында да мәгълүматлар тупланачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз