Шәһри Казан

Миңнеханов Согуд Гарәбстаны белән икътисади хезмәттәшлек турында сөйләште

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстаны Корольлекләренең сәүдә һәм инвестицияләр министры Маҗид Аль-Кассаби һәм Иран култыгы гарәп дәүләтләре хезмәттәшлеге советының генераль сәркатибе Абдельлатыйф Бән Рәшид Аль-Зайяни белән очрашты. Очрашу барышында алар Татарстан белән Согуд Гарәбстаны Корольлекләре арасындагы сәүдә-икътисад үсеш мәсьәләләре турында сөйләште.

- Кызганыч, бездә Россия төбәкләре турында мәгълүмат аз, без Татарстан, Башкортстан, Чечня, Ингушетия һәм башкалар турында күп белмибез. Россиягә баргач, әлеге төбәкләрдә булырга ниятлим. Бүген Согуд Гарәбстанының Россиягә хөкүмәт дәрәҗәсендә кызыксынуы зур. Безне авыл хуҗалыгы да, сәнәгать тә, башка тармаклар кызыксындыра, - дип билгеләп үтте Аль-Кассаби.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан икътисад һәм инвестиция буенча хезмәттәшлек киңәюгә шат.
- Энергетика һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә үзара хезмәттәшлектә мөмкинлекләр бар. Без сезнең илгә «КАМАЗ» автомобильләре, вертолетлар; йөк һәм пассажирлар ташу суднолары; нефтехимия продукциясе, минераль ашламалар; нефть һәм газ табу җиһазлары; суыткыч техника; азык-төлек һәм Татарстанда җитештерелүче башка товарлар кую мөмкинлеге белән кызыксынабыз, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация Согуд Гарәбстанында рәсми эш сәфәрендә.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: