Шәһри Казан

«Минем депутат»: бер атна эчендә 308 мөрәҗәгать кабул ителде

«Минем депутат» онлайн-сервисы 16 июльдә старт алган иде. Бер атна эчендә халыктан 308 тәкъдим-мөрәҗәгать кабул ителгән.

Халык белән аралашучылар әлеге мөрәҗәгать итүченең 147се белән шәхсән сөйләшеп, ул мәсьәләләрне хәл итү буенча нәрсәләр эшләячәкләре һәм ни рәвешле контрольдә тотачаклары турында сөйләшкән. Бу хакта журналистларга проектның кураторы, Дәүләт Советы депутаты Камил Садриев хәбәр итте.

Әлеге саннардан күренгәнчә, халык бик актив. Мөрәҗәгатьләрне анализлагач, шуларның күбрәге төзекләндерү, социаль мәсьәләләр һәм юллар төзүгә кагылышлы икәне күренә.

– Мөрәҗәгать итүчеләр белән бер-беребезне аңлашабыз һәм уртак нәтиҗәгә килербез дип уйлыйм. Татарстанлыларның тормыш-көнкүреш дәрәҗәсен яхшыртуга юнәлдерелгән тәкъдим-мөрәҗәгатьләр депутатларның һәрчак игътибар үзәгендә булачак, – диде Камил Садриев.

Реклама

Әлеге форматның төп өстенлеге – заманча технологияләр ярдәмендә өйдән торып та түрәләргә үзеңне борчыган сорауны биреп була һәм бу эшне күпкә җиңеләйтә. Сайлаулар узгач та, бу проект эшләвен дәвам итәчәк. Кайберәүләр адреслы мөрәҗәгать итә, бу шул райондагы халыкны борчыган мәсьәләгә бәйле.
«Бердәм Россия» партия­сенең төбәк кабул итү бүлмәсендә кичә халык белән элемтәгә кергән Владимир Чагин әйтүенчә, мөрәҗәгатьләрнең яшьләргә, хәзерге буынның мәшәкатьләренә кагылышлылары да бар.

– Дөрес профессия, уку йорты сайлау, зур тормышка аяк басканда юнәлешне төгәл билгеләргә ярдәм итүче тәкъдимнәр бар. Спорт, балалар мәйданчыклары төзү – шулай ук мөһим мәсьәләләрнең берсе. Спорт ул – сәламәтлек, аңа тартылу, яшь буынны җәлеп итү мөһим, – диде танылган спортчы.
Бу мәсьәләләрне хәл итү буенча нәрсәләр эшләргә җыенасыз дигән сорауга Владимир Чагин беренче чиратта республика җитәкчелеге белән тыгыз элемтәдә булу, эшмәкәрләрне бу эшкә тарту, аларны кызыксындыру кирәклеген искәртеп узды. «Без киләчәк турында күп сөйлибез, ә бүгенге яшь буын ул – безнең дә киләчәгебез. Аларга шартлар тудырырга кирәк», – диде «КАМАЗ-мастер» командасы җитәкчесе. Аның әйтүенчә, шалтыратуларның төрлесе була, аларны тиешле инстанцияләргә җиткерү һәм контрольдә тоту мөһим.

Фото: tatarstan.er.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: