Шәһри Казан

“Минем депутат” интернет-сервисы тәкъдим ителде

“Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге “Минем депутат” дип аталган яңа интернет-сервисны тәкъдим итте.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов белдергәнчә, “МОЙДЕПУТАТ.ОНЛАЙН” интернет-сервисы Дәүләт Советына сайлауларга баручы кандидатлар белән аралашу өчен булдырылган. Сайтта һәрбер кандидатның шәхси бите булдырылган, әлеге идеяның максаты – һәркем үзенә җайлы форматта кандидаларга мөрәҗәгать итә алу мөмкинлеген тудыру. Теләгән һәр кеше 8 (800) 201-1600 номеры буенча бушлай колл-центрга шалтыратып, кандидатларга теләк-гозерләрен җиткерә алачак. Шунысы да бар, кандидатлар аларның шалтыратып, тулырак мәгълүмат та алырга мөмкин.

Реклама

Партиянең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев билгеләп үткәнчә, сайлау кампаниясе максималь күләмдә ачык узарга тиеш. “Минем депутат” проекты – партиянең ачык булуын күрсәтүче яңа формасы, ул сайлаучылар өчен дә, депутатлыкка кандидатлар өчен дә эшләячәк. Барлык тәкъдим-мөрәҗәгатьләрне халык күзәтеп торачак”, - дип сөйләде ул. Бу сайлауалды проекты түгел, әлеге идея бер ел элек туган. Ул сайлаулар узгач та эшләвен дәвам итәчәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: