Реклама
«Күренекле кешеләр тормышы» сериясеннән булган «Минтимер Шәймиев» китабы сатуга чыгарылды.
Бу хакта Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин «Татар-информ" хәбәрчесенә әйткән.
Илдар Сәгъдәтшин сүзләренчә, әлеге китапны нәшриятның өч фирма кибеннән сатып алырга була: Бауман урамында - элеккеге Матбугат йортындагы китап кибетеннән һәм "Нур-маркет"тан, шулай ук Декабристлар урамындагы нәшрият урнашкан кибеттән. Болардан тыш, Камал театры фойесында да нәшриятның сәүдә урыны бар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз