Шәһри Казан

Минтимер Шәймиев Болгар ислам академиясен 1 сентябрьгә тапшырырга вәгъдә бирде

Кичә Татарстан Республикасының Дәүләт киңәшчесе, "Яңарыш" Республика фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгарга эшлекле сәфәр кылды. Биредә ул Болгар ислам академиясе һәм «Кол Гали» кунакханәсе төзелеш мәйданында күчмә киңәшмә уздырды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Реклама

Искә төшерәбез, Болгар ислам академиясе оештыруны Россия Президенты Владимир Путин хуплады. Минтимер Шәймиев белдерүенчә, аны төзү караланган график буенча югары темплар белән бара.

Академиянең беренче ташы 2016 елның 21 маенда салынган иде. Ун айдан соң гомуми төзү эшләре тулы күләмдә башкарылган. Хәзер биналарның эчке өлешен бизәү эшләре бара. Шулай ук эчке инженер челтәрен монтажлыйлар. Әйләнә-тирәне төзекләндерү буенча да эзерлек эшләре бара.

Киңәшмәдә Болгар ислам академиясе һәм Ак мәчет арасында җиләк-җимеш бакчасы булдырырга ниятлиләр.

Болгар ислам академиясе комплексы белән танышканнан соң Минтимер Шәймиев: «Безгә ошады. Проектчылар һәм төзүчеләр эшеннән канәгатьбез. Без быел уку елы башланганчы бинаны тапшырырга телибез. Шигебез юк: 1 сентябьргә тапшырачакбыз», - диде.

Киңәшмә «Кол Гали» кунакханәсе төзелеш мәйданында дәвам иткән. Әлеге объект XIV гасырның тарихи объекты Ак пулат үрнәгендә торгызыла. Төзелеш монда 2015 елның апреленнән бара. Ул Болгар шәһәренең тарихи чикләреннән чыгып, Идел ярының көнчыгыш ягында бара.

Подряд оешма җитәкчесе - "Грань" ҖЧҖ генераль директоры Леонид Анисимов бүгенге көндә монолит каркас һәм кунакханә түбәсе куелган дип белдерде. Шулай ук диварлар һәм бүлмәне бүлүче эшләнмәләр кирпеч белән тышланган, тәрәзә һәм витраж корылмалар монтажланган, монда алып килүче юл салынган. Хәзер комплексның барча биналарында эчке инженер челтәрен үткәрү эше бара.


Татар-информ

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 15 декабря 2017 в 13:12
    Ландыш Әбүдәрова: «Һәр әсәр җавап табылмаган сораулардан ярала» Ул дистәләрчә китаплар нәшер итеп, популярлыкның чигенә чыккан, исеме әдәбият сөючеләрнең теленнән төшмәгән нык данлыклы кеше түгел. Әлегә. Ләкин бүгенге татар прозасын Ландыш Әбүдәровадан башка күз алдына китерергә тырышу гадел булмас иде.
    4
    0
    0
Реклама
  • 14 декабря 2017 в 12:30
    пресс конференция Владимира Путина
  • Балык, кап, яр буенда ялтырап ят!
  • Ратушада геройларны котладылар
  • “Болгар радиосы” V Милли музыка премиясен тапшыру тантанасы
  • «Үзгәреш җиле»ннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Горки-Әмәт урман паркында Кыш бабай һәм Кар кызы белән очрашу
  • Дәүләт Советы сессиясендә
  • Казан кичләре
  • Казандагы балалар бакчасында «Балачак китапханәсе» ачылды
  • Йөзү буенча Россия чемпионаты башланды
  • «Миркәй белән Айсылу» спектакленнән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • 8 декабря 2017 в 14:15
    Ләйсән Таишева ни өчен улына гадәти булмаган исем кушкан? Ел башында Ләйсән белән интервью эшләгәндә: “Кайчан бәби алып кайтасыз?” – дип сораган идек, ул: “Кияүгә чыкканчы, кайчан кияүгә чыгасың?” – дип йөдәтә иделәр, хәзер игътибар бәбигә күчте. Малай яки кыз алып кайткач: “Аңа иптәшкә тагын берәрне алып кайтыгыз инде”, - дип йөдәтерләр. Бәбигә кагылышлы сорауга мин: “Кайчан туса – шунда була”, - дип җавап бирәм. Ул бит бер безнең теләктән генә тормый”, - дип җавап биргән иде.
    1297
    0
    3
  • 8 декабря 2017 в 14:21
    Сүрия качкыннары: «Тынычлыкның кадерен белегез» «Сүриядәге барган вакыйгалар тормышка башка күзлектән карарга өйрәтте безне. Сугыштан да куркынычрак нәрсә юк икән. Тынычлыкның кадерен белергә кирәк».
    252
    0
    0
  • 8 декабря 2017 в 15:22
    Төп йорт килене нинди булырга тиеш? Балык Бистәсе районының Балтач авылы мәдәният йорты директоры Әминә Гатиятова белән сәнгать җитәкчесе Гөлфинә Сәлахиева төрле мәдәни программаларны уйлап чыгарып кына торалар. «Төп йорт килене» әдәби-музыкаль кичәсенә дә халык клубны шыгрым тутырып җыелды.
    119
    0
    0